+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2018, 18:45

«Бөдрә чәчле егет» торты

Бу тортның исеме дә, тәме дә үзенчәлекле.

Камыры өчен кирәк: 2 стакан каймак
2 стакан шикәр комы
2 стакан он
1,5 чәй калагы уксуста сүндерелгән аш содасы.
Барысын бергә яхшылап бутап, алдан кыздырылган духовкада 20-25 минут пешереп алыгыз.
Крем өчен кирәк: 600 грамм магазин каймагы (куесы кирәк)
1 стакан шикәр комы яисә пудрасы, ярты лимонның суты.
Барысын кушып, яхшылап бутагыз. Бу тортның камырын пешеп җитү белән үк кисмәскә, суынганын көтәргә кирәк. Суыткач, зур булмаган, якынча ике баш бармак кадәр кисәкләргә бүлгәләп, аларны лимонлы-каймаклы кремда коендырыгыз. Аннан инде шуның өстенә глазурь ягыгыз.
Глазурь өчен кирәк: 4 аш кашыгы каймак
4 аш кашыгы ак май
4 аш кашыгы шикәр комы
3 аш кашыгы какао.
Барысын бутап, талгын гына утта эретергә, әмма кайнатып чыгармаска кирәк. Шуны тау кебек өелгән тортның өстенә агызыгыз.
Бу торт икенче көнне аеруча тәмле була.
Читайте нас: