Чыршы утлары, дуслар-туганнар җыелу, бүләкләр бирешү... Яңа ел алды киче әнә шулай итеп күз алдына килеп баса. Тик бу бәйрәмне ялгыз каршылаучылар да бар. Һәр кешенең тормышында әнә шундый Яңа ел да була...
Үз гаиләң юк, әти-әниеңнәр еракта, бәйрәмнең икенче көнендә үк эшкә чыгарга кирәк, дус-ишләрнең, туганнарның үз гаиләләре. Яңа елны ялгызың каршылаудан башка чара калмый. Бәлки моны фаҗига итеп кабул итү кирәк тә түгелдер. Киләчәктә барысы да җайлана дип уйла.
Ялгыз каршылауның да үз плюслары бар: елга нәтиҗәләр ясарга, алга максатлар куярга синең тулы бер кичең бар. Икенчедән, зур өстәл әзерләп, аяктан каласы түгел, акча да янда кала.
Яңа елны ялгыз каршыласаң, шул ук елны тиң ярыңны табасың дигән ышану да бар бит әле. Дөрес, ул кеше, кинолардагыча, Яңа ел төнендә үк ишек какмаячак, әлбәттә. Ә сиңа бу сихри төнгә алдан ук әзерләнү зарур.
Белеп тор! Яңа елны ялгыз гына каршылаучы син генә түгел. Русия халкының 3 проценты – синең хәлдә.