+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2018, 12:37

"Русия лидерлары". Кемнәр алар?

Русия Президенты Хакимияте Башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко әйтүенчә, алар һәр төбәктә социаль юнәлештәге проект башкарырга тиеш.

Яшь идарәчеләрнең "Лидеры России" бәйгесендә җиңәргә теләүчеләргә әзер юнәлеш бирелми, һәркем үз төбәгендә социаль мәсьәләне күрсәтергә һәм аны чишү юлын табарга тиеш.

- Бәйгедә катнашучыларга аларга ярдәм итәрдәй өч оешманың координаталарын тәкъдим итәчәкбез, - диде Сергей Кириенко.

Бәйгенең ярымфиналы өчен каралган бирем катнашучының анализлау һәм мөстәкыйль карарлар кабул итә белүен күрсәтәчәк.

Ярымфиналга 3,3 мең кеше чыкса, финалда аларның 300е генә катнашачак.

Кемдер бәйгедә җиңү өчен акчалы булу да җитә, дип уйлар. Чыннан да, мәсьәләне хәл итү өчен акча да кирәк булырга мөмкин. Әмма хәйриячелек белән генә җиңүгә ирешеп булмаячак. Янә монда команда эше хупланачак. Әйбәт проектны тормышка ашырып та, җиңүгә ирешә алмаганнар өчен махсус призлар һәм ярдәм итү системасы каралган.

Фото: ТАСС агентлыгыннан
Читайте нас: