+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 декабрь 2018, 12:13

"Кыздырылган тимер белән яндырып юк итәчәкмен!"

Республика җитәкчесе район башлыкларыннан сәламәтлеге чикле балаларга аерым караш таләп итә.

Шундый бала тәрбияләүче ана аңа район җитәкчесенең үзенчәлекле балаларны Яңа ел белән котларга 30 минутка соңлап килүе, аларга районның икътисади хәле турында доклад сөйләп, бүләккә фәкыйрь генә төргәк калдырып китүе турында яза. Радий Хәбиров район исемен күрсәтми генә, болай яза:

"Монда мин үземнән һәм сездән кайнар тимер белән юк итәчәк әйберләр язылган, - дип яза ул социаль челтәрдәге битендә. - Мин үзенчәлекле балаларга үзенчәлекле караш таләп иткән идем. Аларның тормышы болай да җиңелләрдән түгел. Алар турында балык күзле булып түгел, ә ихлас кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Шушы балалар башлыкны ярты сәгать көткән икән, бик беләсе килә - аның шул кадәр җитди нинди эшләре булды икән? Фактлар тикшерелде, барысы да дәлилле. Әгәр тагын шундый җитәкче булса, башка эш урыны эзләячәк. Сабыйлар һәм ата-аналардан гафу үтенәм".

Фото: "Башинформ".
Читайте нас: