+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 декабрь 2018, 17:22

Яңа елда - яңа түләүләр!

Башкортстанда 2019 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 5,7 процентка артырга мөмкин.

Квартал өчен түләү бәясе ике этапта күтәрелер дип көтелә: беренче яртыеллыкта - 1,7 һәм икенчедә 4 процентка.

Бу елның ноябрендә Русия Министрлар кабинеты республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күләмен беренче яртыеллыкка үзгәртүнең уртача индексын билгеләде.

Документка ярашлы, беренче яртыеллыкта үсеш 1,7 процент дәрәҗәсендә, ә икенчесендә – 2 процентка кадәр булыр дип күрсәтелә.

Фото: pixabay.com сайтыннан
Читайте нас: