+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 декабрь 2018, 12:35

Бәйрәм табынына пицца

Пиццага кирәкле әйберләр: татлы кызыл борыч, ике-өч помидор, берничә зәйтүн җимеше, 100 грамм майлы эремчек, яшел тәмләткечләр, томат соусы, тоз, борыч.

Камыр өчен 600 грамм он, бер стакан сөт, 100 грамм май, ике йомырка, бер аш кашыгы шикәр комы, ярты калак чамасы тоз кирәк.
Шикәр комын һәм тозны җылы сөттә эретеп, аңа йомырка һәм май кушып болгатасың. Онны иләп, барысын бергә кушасың да йомшак кына камыр басасың. Камырның өстен 30-40 минутка салфетка белән каплап куясың.
Шул вакыт эчендә татлы борычны, помидорларны, зәйтүн җимешен ваклап турыйсың. Камырны җәеп, махсус кәгазь яисә майланган табага урнаштыргач, өстенә томат соусы сөртәсең. Аннары борыч, помидор, зәйтүн җимеше кисәкләрен, эремчекне тигезләп салырга кирәк. Тозлап, борычлап, яшел тәмләткечләр белән бизәп, кыздырылган духовкага куярга. 15-20 минуттан пиццалар әзер була. Яңа ел табынын пицца аеруча ямьләп торачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/raznoe/17005-byrm-tabynyna-picca.html


Читайте нас: