+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 декабрь 2018, 17:59

Радий Хәбиров депутатлар алдына җитди бурычлар куйды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасының төп положениеләрен гамәлгә ашыру максатында эшче төркем булдырылачак. Бу турыда парламент Рәисе Константин Толкачев хәбәр итте.

– Эшче төркем составына Дәүләт җыелышының барлык комитетлары вәкилләре дә керәчәк. Беренче чираттагы бурыч – агымдагы ел ахырына кадәр чараларның җентекле планын булдыру.

Моңа төбәк закон проектлары эшләнмәләрен, Дәүләт думасына закон башлангычларын, парламент һәм җәмәгать тыңлауларын, дәүләт власте органнары, экспертлар берләшмәләре, җәмәгатьчелек вәкилләрен җәлеп итеп, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрүне кертергә кирәк. Юлламаның барлык тезислары да хокукый ярдәм алырга тиеш.

Юлламада Радий Хәбиров парламент депутатлары алдына җитди бурычлар куйды. Аларны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен законнар чыгару, башкарма власть органнарының берлектәге эше таләп ителә, – диде ул.

Фото: Интернет челтәреннән алынды
Читайте нас: