+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 декабрь 2018, 15:08

Җитәкчесе – булдыклы, командасы - җиңүче

Хезмәт коллективларын спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү максатында Бүздәктә район хакимияте башлыгының Күчмә кубогы булдырылган. Аны яулау өчен спортның 10 төре буенча ярышлар “Олимп” спорт комплексында ел дәвамында бара.

Авыл эшчәннәре спартакиадасында быел 15 хезмәт коллективы командасы катнашты, шушы көннәрдә исә җиңүчеләр ачыкланды.
2018 елгы авыл уеннары Спартакиадасын ябу тантанасында Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов катнашып, иң лаеклы командаларга бүләкләр тапшырды. Гомум йомгаклар буенча өченче урын Бүздәк авылының 1нче
мәктәбенә бирелде, икенче урынга Бүздәк консерва комбинаты чыкты. Ә иң дәрәҗәле бүләк - район хакмияте башлыгының күчмә кубогы Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе спорт командасына бирелде. Идарә җитәкчесе Раил Фәррахов та бүләксез калмады – спортны үстерүгә зур өлеш керткән һәм ярышларда актив катнашкан өчен аңа Мактау грамотасы тапшырылды.
Фото: Бүздәк районы хакимияте сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/sport/16882-itkchese-buldykly-komandasy-iche.html


Читайте нас: