-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2018, 13:04

Тату гаилә—ил күрке

Бергә озын тормыш юлы үтеп, олы мәхәббәт хисләрен гомер көзләренәчә саклап кала алучылар сирәк.

Мәңге сүрелмәс кебек тоелган хис-тойгылар да еш кына тормышның аяусыз җилләре каршында төссезләнеп калучан шул.
«Тату гаилә—ил күрке». Безнең Таулар авылы Мәдәният йортында үткәрелгән чираттагы кичә шулай дип аталды. Яшәүдән ямь табып, бәхетле гомер кичерүче парлар сәхнә түреннән урын алды.
Күбәк авылында яшәүче Яһүд Әхмәтлатыйп улы һәм Әлфия Нурулла кызы Адыевларның гаилә учагын кабызуларына—60 ел.
Гаилә башлыгы 1935 елда Күбәк авылында икенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч мәктәптә белем ала. Яшьтәшләре кебек үк хезмәт биографиясен бик иртә башлый—фермада сарыклар карый. Яше җиткәч, Германиядә солдат хезмәтен үтә. Каран училищесында тракторчы һөнәрен үзләштереп, 8 ел һөнәре буенча эшли, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт сала.
Иске Шыгай авылында туып үскән Әлфия 1958 елның 6 ноябрендә Күбәк авылына килен булып төшә. Ул колхозда чөгендер утауда, яшелчә бакчасында тырышып эшли. Алан авылында кирпеч заводы ачылганнан башлап 23 ел буе лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт сала. Ул вакытларда ферма мөдире, бригадир вазифаларында эшләгән С.Баһаутдинов: «Адыевларның эш-гамәлләре, яшәү рәвешләре зур мактауга лаек, кушылган эшне һәрчак җиренә җиткереп башкаралар иде»,—дип искә ала.
Тату һәм эшсөяр гаиләдә тәрбияләнгән балалар да тормышта лаеклы урыннарын таптылар, инде үзләре оныклар үстерәләр. Олы кызлары Рузидә ире Ренат белән Бүздәктә яшиләр. Икесе дә Благовещенскийда мал азыгы җитештерү заводында оператор булып эшләделәр, кыз үстерделәр. Уллары Әхнәф киленнәре Хәния белән шулай ук район үзәгендә гомер итәләр. Әхнәф 30 елдан артык шофер, автотранспорт предприятиесендә механик булып эшләде. Ике бала тәрбияләделәр.
Кызлары Рәмзия Октябрьский шәһәрен үз итте. Тормыш иптәше Шамил белән ике кыз үстерделәр. Рәмзия балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ялга чыкты.
Яһүд абый һәм Әлфия апа биш оныклары һәм биш туруннары өчен шатланып бетә алмыйлар: газизләре өчен изгелек һәм шәфкатьлелек, ышаныч һәм тугрылык үрнәге алар.
Менә шундый матур гаиләләр—авылыбызның яме дә, коты да, әхлакый тоткасы да. Еллар ташкынына ташлар бирешкәндә дә, чәчләре чалланган бу парлар бирешми. 21927 көнне бергә каршы алганнар алар. Киләчәктә дә бергәләп каршылаган сөенечле таңнары күп булсын аларның.
Бәхетле пар дигәндә күз алдына Күбәк авылында яшәүче Мөхетдиновлар гаиләсе килеп баса. Дамир Сабир улы һәм Нәгыймә Хәтмулла кызы 46 ел бергә яшәп тә, бер-берсенә булган сөю, хөрмәт хисләрен югалтмаганнар. Бүген дә авылның күрке, горурлыгы булып яшиләр алар. Тормышның гел матур якларын күреп яшәргә күнеккән бу гаилә һичкайчан төшенкелеккә бирелми, алга омтылып, яшәүдән ямь табып гомер итә.
Дамир Сабир улы 1942 елда өч балалы гаиләдә тәүге бала булып дөньяга аваз сала. 7 классны тәмамлагач, колхозда тимерче ярдәмчесе, комбайнчы, соңрак электрик булып эшли. Хәрби комиссариат юлламасы буенча Октябрьский шәһәрендә шофер һөнәре үзләштерә. 1961 елда туган колхозына эшкә кайта, солдат хезмәтенә алына. Аннан кайткач, янә авылда эшен дәвам итә. «Алга» колхозының тырыш шоферларның берсе буларак, үзенә тапшырылган машинаны гел төзек тота, хезмәтен намус белән башкара. Дамир Сабир улының тырышлыгы Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә: 1971 елда ул Ленин ордены белән бүләкләнә. Хезмәт ветеранының кадерләп саклаган бүләкләре арасында «Октябрь революциясе», «Халыклар дуслыгы» орденнары, күп медальләр һәм Мактау грамоталары бар.
Янында аны аңлардай, хуплардай тормыш юлдашы булганда гына, ир кеше хезмәттә уңышларга ирешә. Нәгыймә Хәтмулла кызы нәкъ менә шундыйлардан булды да. Кәпәй авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән кыз кечкенә чагында ук әнисе назыннан мәхрүм кала. Акыллы һәм тыйнак кыз гаиләгә килгән үги әни белән уртак телне тиз таба. Биш бала дус, тату булып үсәләр. Туган авылында—8 класс, Бүздәктә урта белем ала. Укуын тәмамлагач, район кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булып эшли, Бөре кооперация училищесында белем ала.
Практика үтәргә Таулар авылына килгән кыз биредә булачак тормыш юлдашын очрата. Ике елдан матур гаилә барлыкка килә. Кыз читтән торып Башкортстан кооперация техникумын тәмамлый. Яшь килен авырып, түшәккә яткан каенанасын бар күңел җылысын биреп тәрбияли, каенатасы белән дә 14 ел тату, бердәм гаилә булып яшиләр.
Бәхеткә корылган ныклы нигездә өч уллары дөньяга килә. Мөхетдиновларның олы уллары Альмир Эчке эшләр министрлыгы мәктәбендә белем алып, 25 ел буе Дәүләт автоинспекциясендә уңышлы эшләде. Юл-патруль хезмәтенең аерым батальонында хезмәт итеп, капитан званиесе алды. «Милиция отличнигы» билгесе һәм медальләр белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Индира белән Уфада яшиләр, ул үстерделәр.
Икенче уллары Альфир —башкалада маршрут автобусы шоферы. Тормыш иптәше Айгөл белән матур гомер кичерәләр.
Төпчек уллары Айдар нефть колледжында укыды, читтән торып югары белем алды. «Урал СИБ» нефть оешмасында мастер булып эшли. Тормыш иптәше Тамара белән уллары Әмирне тәрбиялиләр.
Әниләре Нәгыймә Хәтмулла кызы да—хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт яулаган ханым. Ул бухгалтер булып эшләгән чорда Таулар авылы кулланучылар җәмгыяте һәрчак планнарны арттырып үтәп килде. Җаваплы хезмәткәр «Центросоюз»ның «Кулланучылар кооперациясендә 30 еллык мактауга лаек хезмәте өчен» билгесе һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Тәрбия эшендә иң мөһиме—шәхси үрнәк, хезмәт сөючәнлек һәм кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт. Мөхетдиновлар балаларының Туган илгә файдалы, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел булуларына сөенеп яшиләр.
***
Өченче пар—Әхәт Нурислам улы һәм Фәнисә Хәмит кызы Сабитовларның гаилә тарихы 1981 елда башлана.
Картамак авылында туып-үскән егет мәктәпне тәмамлагач Октябрьский шәһәренә юллана. Хыялы—эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булу. Укуын тәмамлагач, солдат хезмәтен үтә, шофер һөнәрен дә үзләштерә. 1986 елга кадәр шушы һөнәре буенча эшли, ферма мөдире итеп тәгаенләнә, лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә эшли.
Фәнисә—Кырмыскалы районы Аккүл авылы кызы. Мәктәпне тәмамлаган кыз Уфа шәһәренә һөнәри училищега укырга килә, тукучы һөнәре алып, 4 ел эшли.
Картамак егете Әхәт кунакка кайткан чая һәм чибәр Фәнисәгә бер күрүдә гашыйк була. Тәвәккәл егет эшне озакка сузмый, кызга тәкъдим ясый. Менә шулай Картамак авылында янә бер тату, матур гаилә барлыкка килә. Эш яраткан, тырыш пар бөтен уңайлыклары булган зур йорт салып керә. Сабитовлар тормыш йөген бергәләп тартып, яшәүне ямьли беләләр. Тормыш сукмагыннан янәшә атлап, авырлыкларны бергәләп җиңеп, бер-берсенә тугры булып яшиләр. Мәхәббәт җимешләре булган өч балаларының да үз гаиләләре бар.
Олы уллары Салават тормыш иптәше Уралия белән ике бала тәрбиялиләр. Салават—шәхси эшкуар.
Кызлары Гүзәл авыл хуҗалыгы техникумында белем алды, ире Салават белән башкалада яшиләр, ике бала үстерәләр.
Төпчек кызлары Лилия—югары белемле педагог. Тормыш иптәше Илфат белән ике балаларына наз өләшеп яшиләр.
Яшьли килен булып төшкән Фәнисә колхозда чөгендер дә утый, фермада, мәктәптә, лаеклы ялга чыкканчы почтада эшли. Аралашучан, ачык йөзле киленне Картамак авылы халкы ярата, үз итә. Гаиләдә икең дә уңган һәм тырыш булсаң гына, дөнья алга тәгәри. Сабитовлар бу яктан күпләргә үрнәк булырлык: ишле итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми: кабызган гаилә учаклары сүнмичә, газизләренең күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Бәйрәм кичәсендә тату гаиләләрне котлап, балалары, дуслары һәм туганнары чыгыш ясады. Ветераннар советы җитәкчесе Ш.М.Йосыпов кунакларның тормыш һәм хезмәт юлын югары бәяләде. «Алга» хуҗалыгы җитәкчесе Ф.Х.Вәлиев колхозчыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, бриллиант пар—Адыевлага республика һәм район башлыкларының адреслы котлауларын җиткерде, өч гаиләгә дә бүләккә бишәр центнер ашлык вәгъдә итте.
Кичә музыкаль котлаулар белән үрелеп барды. Тамашачылар «Мирас» фольклор коллективы, Р.Сәлимов һәм А.Галләмова башкаруындагы биюләрне, А.Галикәева, А.Габдуллина, Р.Ганиев, А.Исламовның моңлы һәм дәртле җырларын яратып кабул иттеләр. Мәдәни чараның махсус кунаклары Айгөл Мөхетдинова, Айрат һәм Линат Гәрәевларның чыгышы онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Әлфия ГАЗИЗОВА,
Таулар авылы.
Читайте нас: