+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2018, 16:12

Декабрьдә ике пенсия киләчәк

Вәт монысы шәп! Кемнең аена ике тапкыр пенсия аласы килмәс!

Ләкин шатланырга ашыкмыйк әле, бу, Яңа елның беренче көннәре ял булу сәбәпле, пенсияләрен ай башында алучыларның түләүләре декабрь ахырына күчерелү белән бәйле.
Пенсия фондыннан белдерүләренчә, бу пенсия түләүнең ике ысулына да — банк аша һәм почта аша — кагыла. Әйтик, пенсияләрен айның 1нче яисә 2нче көнендә почта аша алучыларга пенсия вакытыннан алда китереләчәк. 3нче гыйнвардан почта гадәттәгечә эшли.
Билгеле булуынча, киләсе елдан картлык буенча пенсия 7,5 процентка индекслана. Бу исә декабрьдә ике тапкыр пенсия алучыларга түләүләрнең икенчесе артып киләчәген аңлата.
Чыганак: https://kiziltan.ru/social/16811-dekabrd-ike-pensiya-kilchk.html


Читайте нас: