+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2018, 14:19

Балалар бакчасына бәреп керергә маташкан

Дүртөйле районы балалар бакчаларының берсендә кичә, махсус төймәгә басып, ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләрен чакыртырга мәҗбүр булганнар.

Эш шунда: иңенә - зур капчык, кулына кара пакет тоткан ир-егет, юлына каршы төшкән тәрбиячеләрне һәм сакчы ханымны эткәләп-төрткәләп, балалар бакчасына керергә омтылган.

"Балалар бакчасына керергә хокукыгыз юк. Бирегә читләрне кертмибез!", - дигән кисәтүләрне колагына да элмәгән ирне берничек тә ипкә китерә алмагач, ярдәм чакыртканнар. Баштан-аяк коралланган ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре минут эчендә килеп җиткән. Төкереген чәчеп, тәрбиячеләр белән талашкан ир аларны күргәч тә тынычланган. Ул үзенең кылыгын "Мин балаларга циркка реклама кәгазьләре таратып йөрим", - дип аңлаткан.

Биредә шуны билгеләп үтик: нинди максат белән булса да, чит кеше балалар бакчасына үткәрелергә тиеш түгел, аның капчыгында - агу, кесәсендә пычак булмас димә! Илебезнең әле теге, әле бу төбәгендә мәгариф учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр булып тора бит.

Әйткәндәй, әлеге ирнең бу балалар бакчасына кадәр башка мәгариф учреждениеләрендә дә иркенләп йөрүен күргәннәр, ләкин, нишләптер, аны беркем дә туктатмаган. Уяулык күрсәткән, сабыйлар янына шикле адәмне үткәрмәгән тәрбиячеләрне үрнәк итеп куясы гына кала!

Фото: 2017god.com сайтыннан
Читайте нас: