+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2018, 13:04

Республикада “Авыл укытучысы” программасы булдырыла

Авылга эшкә кайтучы яшь укытучыларга акча бүленәчәк.

Республикада авыл укытучыларына ярдәм итү буенча зур эш башланды. Яңа махсус программа “Авыл укытучысы” дип атала.
Мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин белдерүенчә, әлеге махсус проект сәламәтлек саклау системасындагы “Земский доктор” программасы кебек булачак.
Билгеле булуынча, авылга 5 елга эшкә кайткан табиблар бер миллион сум акча ала. Укытучыларга күпме акча биреләчәге әлегә билгеле түгел.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: