+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 декабрь 2018, 14:02

Чыршың законлы булсын!

Яңа ел бәйрәме якынлаша, һәр фатир һәм йортта купшы чыршылар бизәлә. Тик менә әгәр дә яшел "кунак" законсыз рәвештә киселгән булса, күңелсезлекләр көттерми киләчәк.

Законга ярашлы, рөхсәтсез киселгән чыршы, нарат, ак чыршы өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Гражданнар бу гамәле өчен 3-4 мең сум штраф түләсә, вазыйфалы шәхесләргә 20-40 мең сум штраф чәпәлә.

Моннан тыш, гаеплеләр урман фондына китергән зыянны да капларга тиеш. Мисал өчен, ике чыршы киссәгез, тагын 5 мең сум түләячәксез.

Фото: ria.ru сайтыннан
Читайте нас: