+11 °С
Облачно
Общество
12 Декабря 2018, 09:09

740 мең сум акчасын угрыларга биргән

Нефтекама шәһәрендә яшәүче бер ханым угрылар корбаны булган, ул үз кулы белән 740 мең сум акчасын караклар исәбенә күчергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Ханымга, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, бер ир-егет шалтырата һәм шушы көннәрдә банк карталарыннан акчалар югалуы хакында хәбәр итә.
Җыйган акчаларыгыз югалмасын өчен аны тиз генә башка исәпләргә күчерергә кирәк, ди.
Карта хуҗасы онлайн-режимда әйтелгән саннарны җыя һәм, үзе дә аңламыйча, бөтен акчасын мошенниклар исәпләренә күчерә. Безнең халыкның беркатлылыгына шаклар катмалы!
Фото: daily-journal.ru сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/16678-740-me-sum-akchasyn-z-kullary-beln-ugrylarga-birgn.html


Читайте нас