+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
10 декабрь 2018, 13:42

Радий Хәбиров хокук яклаучы Людмила Алексеева хакында: “Бу изгелек чыганагы җитмәячәк...”

Мәскәүдә 92нче яшендә Русиянең иң өлкән хокук сакчысы Людмила Алексеева вафат булды. Бу хакта шимбә көнне кич белән Президент каршындагы Кеше хокуклары Советы сайтында хәбәр ителде.

Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Русия Федерациясе Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Мәскәүдәге Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева 50 елдан артык гомерен кеше хокукларын яклауга багышлады. 2017 елда ул "Хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендәге күренекле казанышлар»өчен Дәүләт премиясен алды.
«Соңгы вакытта аңа каты чир белән көрәшү авыр булды, ләкин аның рухы тәненнән һәм теләсә нинди чирдән күпкә көчлерәк булды. Әле кичә үк ул ярдәмчесе Лена Блиновага йөкләмәләр бирде һәм бу йөкләмәләр башка кешеләргә ярдәм итүгә кагылды. Ул соңгы мизгелләргә кадәр хокук саклаучысы булып калды, чыннан да, үз гомерен башкалар өчен яшәде. Безгә ул җитми, дию — берни дә әйтмәү. Бу Русиянең барлык хокук саклау хәрәкәте өчен куркыныч югалту», — диде Кеше хокукларын яклау советы башлыгы Михаил Федотов.
Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Людмила Алексееваның тормыштан китүен җәмгыять өчен гаҗәеп зур югалту дип атады.
"...Людмила Михайловна вафат булды... җәмгыять өчен гаҗәеп зур югалту бу. Безнең төрле фикерләр булгалады, әмма бер нәрсә берләштерә иде — кеше хокукларына һәм гаделлеккә хөрмәт... мин һәрчак аның рухының ни дәрәҗәдә көчле булуына гаҗәпләндем. Ирек, гаделлек һәм киң күңеллелек рухы... Аны яраткан бөтен кешенең күңелләрендә Людмила Михайловнаның яраткан җыры яңгырыйдыр кебек ... “Журчит и грохочет ручей доброты...” Безгә барыбызга да бу кешенең игелек һәм шәфкатьлелек чыганагы-чишмәсе җитмәчәячәк...», — дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.
Фото: .rhttp://novostimo.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/politika/16599-radiy-hbirov-hokuk-yaklauchy-lyudmila-alekseeva-hakynda-bu-izgele...


Читайте нас: