+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 декабрь 2018, 13:35

Кытайга очасыгыз киләме?

"Уфа” халыкара аэропортының матбугат хезмәтендә Уфадан Кытайның Хайкоу шәһәренә очуны туктату турында мәгълүмат бирделәр.

– Уфа аэропорты җитәкчлегенә Кытайга рейсларны гамәлдән чыгару турында мәгълүмат килмәде. “ИрАэро” авиакомпаниясенең Хайкоудан Уфага рейс 11 декабрьгә планлаштырылган. Очышлар расписаниесендә нинди дә булса үзгәрешләр турында безгә хәбәр ителмәде, – дип хәбәр иттеләр.
Элегрәк “ИрАэро” авиакомпаниясе Кытайга очышлар программасын туктатып тору турында белдерде. Авиапассажирларның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 7 декабрьдән “Жемчужина елгасы” туристик операторы тарафыннан түләү графигын системалы рәвештә бозу һәм бурычлар барлыкка килү сәбәпле, бу юнәлештә барлык рейслар да гамәлдән чыгарылган.
Фото: Башинформ агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/16595-kytayga-ochasygyz-kilme.html

Читайте нас: