+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 декабрь 2018, 19:04

Иң яхшы укытучыларга — 200 мең сум премия

Владимир Путин яңа указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин “Педагогик эшчәнлектә казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премия турында” Указга кул куйды.
Яңа указга ярашлы, 200 мең сум күләмендә бер мең премия булдырыла. Иң яхшы укытучыларга премия бирү киләсе елдан башланачак. Президент указына ярашлы, премия һәр елны Укытучылар көнендә тапшырылачак.
Билгеле булуынча, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары педагоглары арасында махсус конкурс үткәреләчәк. Бәйгедә стажы 3 елдан да ким булмаган укытучылар катнаша ала.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/16362-i-yahshy-ukytuchylarga-200-me-sum-premiya.html
Фото: Mamamozhetvse.ru

Читайте нас: