+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 ноябрь 2018, 14:34

Путин хезмәт хакы һәм пенсиянең төгәл күләме кәгазьдә генә булырга тиеш түгел дип исәпли

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, русиялеләрнең реаль кереме мөһим.

Русиядә пенсия һәм хезмәт хакы уртача күрсәткечләр белән түгел, ә реаль акча белән күрсәтелергә тиеш, диде Русия Президенты Владимир Путин. Бу турыда "РИА Новости" яза.
«Хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итеп язарга кирәкми. Алар реаль акча белән күрсәтелергә тиеш. Бүген, иртәгә, аннан соң кешеләрнең күпме алуы мөһим», — диде дәүләт башлыгы Дәүләт Советының май указларын гамәлгә ашыру буенча утырышында.
Реаль нәтиҗәләргә ирешү өчен инфраструктура, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә алгарышка ирешергә кирәк, диде Путин. Үзгәрешләр һәр русиялегә барып җитәргә тиеш, диде ул.
Читайте нас: