+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 ноябрь 2018, 12:36

Саклык банкы банкоматын ... алдаганнар

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, Иркутск өлкәсендә бер егет белән кыз “шаярту банкы” купюралары белән Саклык банкы банкоматын алдаганнар.

Егет белән кыз кибеттән 5 мең сумлык “шаярту банкы” купюрасын сатып алганнар. Алар банкомат аша бу ялган акчаны банк картасына салганнар. Берничә көн дәвамында алар Усть-Илим шәһәренең кибетләреннән төрле номиналдагы ялган акча сатып алып, банкомат аша карталарына акча күчергәннәр. Нәтиҗәдә Д.ның банк картасында 428500 сум акча җыелган.
Еегет белән кыз акчаны банкоматтан алып, телефон, техника һәм башка кирәк-ярак сатып алаганнар. Җинаять кылу вакытына аларның берсе балигълык яшенә җитмәгән. Җинаятьчеләр гаебен таныган һәм эшне тикшерүдә ярдәм иткән. Суд, боларны исәпкә алып, аларны шартлы рәвештә 2 елга хөкем иткән. Моннан тыш, алар Саклык банкына акча да кайтарырга тиеш.
Читайте нас: