+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 ноябрь 2018, 12:48

Республикада 25 кеше балык ашап чирләгән

Алар аны дөрес кыздырмаган, ди белгеләр.

Описторхоз авыруы кешегә кыздырылып бетмәгән балыктан күчә. Ул карпта ешрак очрый.
Әлеге авыру үт куыгы ялкынсынуы, гепатит һәм бавыр церрозына китерергә мөмкин.
Описторхоз авыруы аз тозланылган, киптерелгән, каклаган балыктан да йога.
Сыра янына махсус җитештерелгән балыктан сакланыгыз, аның бер генә кисәген ашап, гомерлеккә чир алучылар да бар.
Иң яхшысы - үзең тоткан балыкны кетердәтеп кыздырып ашарга да, аның артыннан мәтрүшкәле чәй эчеп куярга инде...
Читайте нас: