+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
19 ноябрь 2018, 12:46

Вак мәсьәлә түгел бу!

Республикада күпфатирлы йортлардагы күпчелек подъездлар торышы канәгатьләнерлек түгел.

Алар капиталь ремонт таләп итә. Бу хакта Радий Хәбиров белән аралашканда Октябрьский халкы бәян итте. Республика җитәкчесе бер подъездда булып, күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы кабул ителәчәген белдерде.
- Ихаталарны һәм подъездларны төзекләндерү программасын яңадан караячакбыз. Әле бөтен авырлык муниципалитетларга төшә. Әлбәттә, барысына да акча җитми. Яңа елдан ремонтка тотылган акчаның бер өлешен компенсацияләячәкбез. Әйтик, шәһәр сарыф иткән һәр бер сумга тагын өч сум өстәячәкбез. Шул рәвешле, акрынлап барысын да тәртипкә китерәчәкбез. Халыкның яхшы кәефе әнә шундый вак мәсьәләләргә дә бәйле. Чынында исә, алар вак мәсьәлә дә түгел, - диде Радий Хәбиров.


Читайте нас: