+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 ноябрь 2018, 14:12

Медицина белгечләре авылга кайтсын!

Дәүләт Җыелышы-Корылтайда медицина кадрлары җитмәү проблемасы буенча “түгәрәк өстәл” үтте.

Чарада катнашучылар республикада, бигрәк тә район, авыл җирендә табиблар җитешмәве мәсьәләсе буенча фикер алышты. «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программаларын тормышка ашыру, шулай ук, югары уку йортларында белгечләрне максатлы укыту юнәлешләре каралды.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Яппаров билгеләп үткәнчә, медицина учреждениеләрендә кадрлар алышыну элеккечә сакланып кала. Мәсәлән, 2012 елдан республика авылларына һәм поселокларына 1321 табиб җәлеп ителгән. 170 табиб хезмәт килешүен өзгән.
Торак-көнкүреш проблемалары кадрлар еш алмашыну сәбәпләренең берсе булып тора. "Авыл табиблары” арасында бары тик 200ләп белгеч муниципаль район хакимиятләре ярдәме белән торак шартларын яхшырта алган.
Министр вазыйфаларын башкаручы сүзләренә караганда, торак мәсьәләсен хәл итү белгечләрне урыннарда калдыру буенча иң нәтиҗәле юнәлеш булып тора.
Утырышта катнашучылар максатлы юлламалар буенча табиблар әзерләүгә аерым игътибар бирде. 2018 елда укып чыккан 271 белгечнең өчтән бере килешү буенча эш урынына барып җитмәгән. Бу урыннарда максатлы юллама буенча укучыларны сайлап алуга һәм киләчәктә аларның эшкә кайтуына тиешле игътибар бирмәүләре турында сөйли.
Рафаэль Яппаров билгеләп үткәнчә, 2019 елның 1 январыннан максатлы кабул итү төшенчәсе гамәлдән чыгарыла, вузлар максатлы укытуга күчә. Шулай итеп, теләсә кайсы муниципалитет, эш бирүче, министрлык теләсә кайсы студент белән максатлы укыту турында килешү төзи ала. Моңа федераль субсидияләр бирелә. Максатлы юллама белән укып чыгучылар килешү буенча кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак.
Читайте нас: