+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2018, 18:07

Тип йөрәгем, туктама!

“Уфа” аэропортында дефибриллятор урнаштырылды.

Аппарат тавыш инструкциясе белән җиһазландырылган. Беренче медицина ярдәмен аэропортта ук күрсәтә алалар. Дефибриллятор пассажирларны теркәү зонасында урнаштырылган, аның бәясе 150 мең сум.
Аэропортның 20 хезмәткәре быел кардиология үзәгендә укулар узды.
Белгечләр әйтүенә караганда, Русиядә ел саен йөрәк кинәт тукталудан 300 меңгә якын кеше вафат була. Дефибрилляторлар урнаштыру һәм хезмәткәрләрне укыту - федераль проект. Башкортстан - әлеге проект гамәлгә ашырылган тәүге төбәкләрнең берсе.
– Бүген бу инде республикада өченче дефибриллятор. Киләсе этап – Уфада гына түгел, башка районнарда да дефибрилляторлар булдыру, – ди Республика кардиология үзәге баш табибы Ирина Николаева.
Читайте нас: