+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 ноябрь 2018, 13:12

Йолдызлар "яңгырын" күрми калмагыз!

18 ноябрьгә каршы төндә Башкортстан өстендә Леониданың метеор яңгыры үтә. Аны телескопсыз, хәтта гади күз белән дә күрергә мөмкин икән.

Йолдызлар "яңгыры" Җирнең эре метеор агымы белән очрашуы аркасында барлыкка килә. Космик тузан калдыклары тыгыз атмосферада янып китә, «егыла торган йолдызлар» секундка 72 километр тизлек белән очачаклар.
Йолдызлар коелуның иң чагу мизгеле төнге 4 сәгатьтән соң күренәчәк. Метеорларны күзәтү өчен бернинди астрономия приборлары да кирәкми. Бары тик ясалма яктылыклар төшмәгән, караңгы урын табарга гына кирәк.
Читайте нас: