Иң бай 10 процент русиялегә илнең 82 процент байлыгы туры килә. Ә бер ел элек 77 процент булган. Бу җәһәттән Русия бик күп илләрдән алда бара.
Мул тормыш дәрәҗәсе буенча Русия АКШтан 45 тапкыр арттарак. Социаль тигезсезлекнең яңа дулкыны башланды. Исәп палатасының рәсми мәгълүматлары буенча, илдә 20 миллион кеше (15 процент) хәерчелек чигендә яши. Быел халыкның кереме артырга тиеш булса да, бу күзәтелми, үсеш юк, күпләр, киресенчә, тагын да хөртрәк яши башлаган.