+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 ноябрь 2018, 17:03

“Инсульт – бүгенге көн эпидемиясе”

Аның беренче билгеләрен һәм кисәтү чараларын һәркем белергә тиеш.

“Башинформ” агентлыгында Бөтендөнья инсульт белән көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Уфа­ның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханә­сенең баш табибы Ирина Карамова бу көн­нең төп максаты халыкны мәгъ­лүмат белән тәэмин итү булырга тиешлеген әйтте. Кешеләр инсульт­ның беренче билгеләрен белергә, вакытында медицина ярдәменә мөрә­җә­гать итәргә тиеш. Күпләр­нең моны белмәве нәтиҗәсендә күңелсез очраклар килеп чыга, инвалидлар арта.
— Республикада 14 – беренчел, 4 төбәкара ярдәм үзәге бар, – диде Ирина Карамова. — Авыруларга ярдәм күрсәтү төгәл оештырылган.
Белгеч әйтүенчә, ел саен республикада 12 мең кеше инсультка дучар була. Саннар куркыныч тизлектә арта бара. Быелгы күр-сәткечләр дә 10 процентка артык. Инсультны бүгенге заман эпидемиясе белән чагыштырды табиб.
Ишемик инсульт кичергән ке-шегә 4,5 сәга­ть эчендә медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Күпләр, беренче билгеләргә игътибар бирмичә, “алтын” вакытны кулдан ычкындыра. Сөйләм бозылу, куллар ою, бер генә кулны күтәреп булу, авызның бер ягы белән генә елмая башлау – боларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Геморрагик инсульт — гадәттә, югары кан басымы нәтиҗәсе. Аеруча ир-егетләр еш кына 220дән узган кан басымын да сизми йөрергә мөмкин. Ә чир кинәт аяктан екканда инде соң булуы ихтимал. Шуңа күрә һәркем кан басымын даими тикшереп торырга тиеш.
Сәламәтлек саклау министр-лыгы­ның өлкәннәргә медицина ярдәмен оештыру бүлеге җитәк­чесе Гөлнара Зиннурова кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтүне нәтиҗәлерәк итү буенча 2024 елга кадәр программа төзелүен һәм аның әле килешүдә булуын әйтте.
БДМУның неврология клиникасы кафедрасы профессоры, төп штаттан тыш невролог Ләйлә Әхмәдиева инсульт кичереп савыкканнан соң препаратлар кабул итүне туктатмаска кирәклеген, авыру яңадан кабатланмасын өчен чаралар күрергә, үзеңә игътибарлы булырга кирәклеге хакында сөйлә­де.
Читайте нас: