+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
6 ноябрь 2018, 18:42

Республиканың 100 еллыгына – бердәм портал

Башкортларның тормышы һәм көнкүреше турында материаллар бер портлада тупланачак, ул Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан ачылачак.

Бу хакта “Русия төбәкләрендә башкортлар: мәдәният һәм хәзерге заман традицияләре” дигән “түгәрәк өстәл”дә республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белдерде. Борис Николаевич төбәк оешмасы рәисләрен бердәм челтәр булдыру эшендә катнашырга чакырды.
- Кәгазь төрендәге киңкүләм мәгълүмат чараларын һәр укучыга илтеп җиткерү авыр. Әйдәгез, бердәм интернет-киңлек, сайт булдырыйк, һәр төбәк турында үз журналисты язсын. Аларны укытачакбыз, семинарларга чакырачакбыз, гонорар түләячәкбез. Сезнең ярдәм белән төбәкләрдә яшәүче башкортларның тормышы һәм көнкүреше турында материаллар тупланачак, - диде Борис Мелкоедов.
Русиянең башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрендә дә республиканың 100 еллык юбилее билгеләнәчәк. “Түгәрәк өстәл” нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, әле чаралар планы әзерләнә.

Читайте нас: