+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 ноябрь 2018, 13:52

Педагоглар династиясе

„Башкортстанның иң яхшы педагоглар династиясе” республика конкурсы Агымдагы елның июлендә республиканың иң яхшы педагоглар династиясенә конкурс игълан ителде.

Аны М.Акмулла исемендәге БДПУ һәм БР Мәгариф министрлыгы Русия Яшьләр министрлыгы бүлгән грантка оештырды. Мин беренче турны уңышлы үтеп, икенче этапка чакырылдым. Минем белән бергә бу очрашуга әнием—Каран мәктәбенең инглиз һәм немец телләре укытучысы Асия Сәмигуллина һәм аның сеңелесе —Нуриман районы Байгилде лицееның башлангыч класслар укытучысы Галия Җиһанурова барды.
Конкурста катнашу өчен мин Нарбулатовларның педагоглар династиясенең нәсел агачын төзедем. Ыруыбызда булган укытучыларыбыз хакында эссе яздым һәм төрле еллардагы фотографияләрдән папка эшләдем.
Педуниверситет холлында безне волонтер студентлар каршы алды. Бу көнне бирегә республикадан 68 педагоглар династиясе вәкилләре җыелды. Безнең гаилә „Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә Нарбулатовлар династиясенең өч буыны белән таныштырды. Жюри составына педуниверситет преподавательләре һәм былтыргы конкурста җиңүче кергән. Сәхнәгә бер-бер артлы конкурсантлар: ветеран укытучылар, яшь педагоглар, аларның балалары һәм оныклары күтәрелде. Бәйгечеләр туганнарының тормыш һәм хезмәт биографиясе белән таныштырып, иҗади чыгыш ясадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, сәхнә күренешләре күрсәттеләр. Без һәр династия белән сокланып таныштык һәм аларның хезмәтенә, дәрт-дәрманына, тормышны яратуына хәйран калдык.
Конкурста катнашучылар сертификатлар, истәлекле бүләкләр алдылар, җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Опера һәм балет театрына бару барыбызның да хәтерендә озак сакланачак. Икенче көнне студентлар бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Кызыклы кешеләр белән танышу бәхете тиде миңа. Көч, куәт алып кайттым, Нарбулатовлар династиясенең бер әгъзасы булуыма горурлык хисе кичердем.
Гөлнара НИГЪМӘТҖАНОВА, Х.Гыйлаҗев исемендәге Канлы-Төркәй мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
Читайте нас: