+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 ноябрь 2018, 13:58

Мәчеткә нигез салынды

Кеше дөньяга бәхетле яшәр өчен туа. Аллаһы Тәгалә аңа үз ризыгын, кешенең кулыннан килердәй барлык мөмкинлекләрне бирә.

Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргәме, әллә динне санга сукмаскамы—боларны һәркем үзе хәл итә. Кемдер якты дөньяда бик аз яши, кемгәдер озын гомер насыйп итә. Беребез дә җ ир йөзенә мәңгелеккә килмәгәнбез, вакыты җ иткәч, барыбыз да бакыйлыкка күчә. Әмма яшәгән дәверебездә Аллаһы Тәгаләне хөрмәт итәргә, аңа табынырга, намаз укырга тиешбез. Аллаһы каршындагы изге бурычыбыз бу.
Шушы изге, олы ниятләр белән без 26 октябрьдә Каразирек авылында мәчеткә нигез салдык. Аллаһы Тәгалә, иманлы мөселман кардәшләребез ярдәме белән тиздән мәчетебез үз ишеген ачар һәм аннан кеше өзелмәс, дигән изге нияттә калабыз.
Мәхәллә төзүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен, мөфти Рәдифулла Батулла улы Бәдретдиновка чиксез рәхмәтлебез. Мәчеткә нигез салуда катнашкан Каразирек һәм Кызылъяр авыллары егетләренә, күрше Чакмагыш районы Уйбулат авылы халкына, Себер якларында эшләп йөргән якташларыбызга, Таулар авылы имам-хатибы Равил хәзрәткә, Картамактан Рамил хәзрәткә, олы эшкә үз өлешен керткән мөселман кардәшләребезнең барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен.
Иншә Аллаһ, сау-сәламәт булыйк! Аллаһы Тәгалә безне ташламасын.
Раил КАШБУЛГАЯНОВ, имам-хатыйб.
Читайте нас: