+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
2 ноябрь 2018, 18:23

Газ белән сак булыгыз!

Уфада күпкатлы торак йорттагы бер фатирда газ шартлаган.

Бу гадәттән тыш хәл 1 ноябрьдә Черниковка бистәсендә булган. Бу хакта Уфа мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, духовкада газ ахыргача ябылмаган булган. Фатир хуҗабикәсе электр чәйнеген кабызгач, очкын нәтиҗәсендә зур булмаган шартлау була. Бәхеткә, җыелган газ күләме кечкенә булган һәм хатынга зыян килмәгән, курыккан гына.
Урынга оператив рәвештә шәһәрнең газ һәм авария хезмәтләре җибәрелгән кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелгән.
Читайте нас: