+20 °С
Облачно
Общество
2 Ноября 2018, 13:19

Аюны машина бәргән

Кичә Дүртөйле районы Елановка авылы янында бик үк гадәти булмаган юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Бу авариядә аю һәлак булган.

Авария тәүлекнең караңгы вакытына туры килгән.
Буе 1 метр 90 сантиметрлы аю олы юлны кисеп чыгып барганда, йөк машинасы астына эләккән.
Хайванның үлемендә гаепле водитель полиция хезмәткәрләре килгәнен көтеп тормыйча, авария урыныннан эзен суыткан.
Читайте нас