+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 ноябрь 2018, 12:13

Намуссызлыкның да бер чиге буладыр бит

Октябрьский шәһәре түрәләре ятимнәр өлешенә кергән.

Республика прокуратурасы Октябрьский шәһәрендә ятим балаларга төзеләчәк 19 фатир буенча җинаять эше ачкан.
Алар 2018 елга төзелеп бетәргә тиеш булган. Дәүләттән бүленгән 15 миллион сум акчаны үзләштерү берничә айда тәмамланды, фатирлар 98 процентка әзер дигән документларга кул куйган түрәләр закон алдында җавап бирәчәк.
Гамәлдә, ул фатирлар әле дә төзелеп бетмәгән, коммуникацияләр үткәрелмәгән. "Госстрой" акционерлар җәмгыятенең "СУ-4" оешмасы башкарган эшләргә хакимиятенең дөрес контрольлек итмәве Русия һәм Башкортстан бюджетына югалту китергән. Ә намуска югалту турында сүз алып барылмый, чөнки ул бу гамәлләрдән гарьләнеп, бөтенләй чыгып качкандыр.
Читайте нас: