+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
30 октябрь 2018, 12:34

Медицина сыйфатлы булырга тиеш

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Чара медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү мәсьәләләренә багышланды.

Округтагы Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров үткәргән утырышта Русия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева, округ төбәкләре башлыклары, Федераль Җыелыш вәкилләре, төрле дәрәҗә дәүләт власте органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Игорь Комаров Русия Президенты Владимир Путин “май указлары”нда медицина ярдәме күрсәтү уңайлылыгын һәм аның сыйфатын арттыру бурычы куюын, якындагы алты елда әлеге эшнең нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк максатлы күрсәткечләрне билгеләвен хәтергә төшерде.
Аның белдерүенчә, төбәкләрдә бу өлкәдә җитди проб­ле­малар саклана. Шуларның иң мөһиме – беренчел медицина-санитария ярдәмен һәркемнең дә алалмавы. Бүген ок­ругта 1785 торак пунктта медицина оешмасы бөтенләй юк. Проблеманы хәл итәр өчен ФАП челтәрләрен үстерер-гә, мобиль медицина комплексларын файдаланырга кирәк.
Чарада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чигүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү, төбәкләрдә табиб-онкологлар җитешмәү, дарулар тәэминаты мәсьәләләре күтәрелде.
Уңай күренешләр дә бар: ике елда округта кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем дәрәҗәсен – 10, сабыйлар үлемен 12 процентка киметергә мөмкин бул­ган. Халыкның гомум үлеме күрсәткече шушы чорда 5,8 процентка кимегән.


Игорь Комаров, шулай ук, төбәк башлыклары белән социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде. Ул җитәкчеләрне “Санлы төбәк” дип аталган яңа проект белән таныштырды. Ул – төбәк министрлыкларының эшен объектив бәяләү өчен мәгълүмати инструмент. Система табигатьтән нәтиҗәле файдалануны анализларга, төбәкләрдәге экологик хәлне бәяләргә, шул исәптән каты көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары чүплекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: