+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 октябрь 2018, 11:56

Юбилеең котлы булсын!

Сөекле Башкортстаным, Котлыйм 100 яшең белән! Исемеңне күтәрәсең Кылган эшләрең белән.

Күп милләтле Башкортстан
Татулык белән көчле.
Күпне күрде, кичерде ул,
100 ел буе көрәште.


Күп милләтле Башкортстан,
Алтын бишегебез син.
Синдә тудым, синдә үстем,
Яшәргә көч бирдең син.


Туган ягымны яратам,
Яшим туган җиремдә.
Яратканга, дөнья матур,
Рәхмәтлемен илемә.


Илебез дә алга китте,
Тәҗрибәле хуҗалар.
Ятимнәрне дә онытмый,
Ярдәм кулы сузалар.


Өлкәннәр дә дәрәҗәле,
Пенсияле барысы.
Ай саен алып торалар
Өлешенең көмешен.


Табигатебез дә юмарт,
Уңдырышлы җирләре.
Шул җирләрдә тирен түгә
Илнең уңган уллары.


Җәен пешә җиләкләре,
Шифалы үләннәре.
Ә көз булса иген белән
Туладыр келәтләре.


Кышлары да матур килә,
Энҗе ап-ак карлары.
Күбәләктәй карлар белән
Килә Яңа еллары.


Язлар булса, карлар эри,
Барлык дөнья яңара.
Сафлана Җир-анабыз да,
Сөенеп кояш нурына.


Илем өчен, көнем өчен
Тәүлек тә буш узмады.
Безнең туган җиребезгә,
Дошман, кулың сузмачы!


Һәйкәлеңә чәчәк саламын
И, Салават! Горур бөркет кебек,
Торасың син кыя башында.
Тирә-ягың —үзе бер хозурлык,
Җыелалар карты, яше дә.


Башкортстан горурлыгы булып,
Ераклардан балкып торасың.
Ил атасы кебек, туган җирдән
Озатасың—каршы аласың.


Һәр ел саен, батыр Салаваткай,
Һәйкәлеңә чәчәк саламын.
Исемеңне алтын хәрефләрдән
Шигырь итеп килә язасым.


Җанлы итеп сандугачлар сайрый,
Яшел хәтфә бар тирә-ягың.
Батыр егет, мин синең рухыңа
Изге догаларым юрадым.

Фәнирә МАНСАПОВА, хезмәт ветераны.

Бүздәк авылы.

Читайте нас: