+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
29 октябрь 2018, 11:44

Сезгә безнең йөрәк җылыбыз

Өлкәннәр көне—иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Хөрмәтле әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз аны бик көтеп алалар. Бу көн—аларга үзебезнең яратуыбызны, хөрмәтебезне, рәхмәтебезне янә бер кат белдерү өчен иң уңайлы форсат.

Уран Мәдәният йортында шушы уңайдан бик матур бәйрәм үтте. Аны өлкәннәргә матур котлау сүзләре белән Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Барый улы Тимашев ачты. Авыл биләмәсе территориясендә яшәүче пенсия яшендәге 542 кешегә бәйрәм күчтәнәче әзерләргә ярдәм иткән фермерларыбыз Илдар Вахитовка, Айнур Хәбиров, Мәгафур Хәбибов, Азамат Бәдретдинов, Альберт Фаткуллин, Рөстәм Сабитов, Сәлимә Сәитова, Петр Николаевич Грачевка зур рәхмәтен җиткерде ул.
Аларга гаиләләрендә татулык, иминлек, бәхет-шатлыклы гомер, эшләрендә зур уңышлар телибез.
Уран Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре өлкәннәр хөрмәтенә зур концерт әзерләделәр. Бәйрәмебез „Миләшләр” вокаль ансамбленең „Идел буе каеннары” җыры белән башланып китте. Гүзәлия Сәмигуллина „Әниемнең кашемир яулыгы” шигырен сөйләде. Филиза Кәлимуллина өлкәннәргә үз йөрәк җылысын „Әниемә” дигән шигыре аша җиткерде. Силия Смакова, Роза Шәрипова, Вилена Мансурова, Земфира Зәйнетдинова, Диана Шәйхлисламова, Эльза Сафина тамашачыларга берсеннән-берсе матур, моңлы җырлар бүләк иттеләр. Гүзәлия Сәмигуллина бәйрәмебезне бик матур итеп алып барды. Диана Шәйхлисламова һинд һәм башкорт биюләрен, Алсу Сабитова татар кызларының шаян биюен бик оста башкардылар.
Концертыбызның өлкәннәргә ошавын белү, алардан җылы сүзләр ишетү бик тә күңелле булды. Алар бәйрәмнән бик канәгать булып, күтәренке күңел белән, зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Бу чараны үткәрүгә зур көч салган Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Барый улы Тимашевка, Каран урта мәктәбе директоры Айрат Флүр улы Мансуровка, Уран Мәдәният йорты хезмәтләрләренә, үзешчәннәребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Роза ШӘРИПОВА, Уран Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Читайте нас: