+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 октябрь 2018, 14:32

Маңгаеңа "Ш" чәпәлгәнме?

Автомобиль тәрәзәсенә "Ш" хәрефе төшерелгән билге ябыштырмасаң да ярый, дигән хәбәр дөресме?

Бу хакта ватцапта төрле хәбәрләр йөри. "Халык хәбәрчеләре" автомобильчеләрне төрлечә куркыта: берсе, бу билгене күптән гамәлдән алдылар, ди, икенчесе киресенчә яза... Бу хакта төгәлрәк белер өчен без республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать иттек.
Идарә хезмәткәре Линар Зиннуров әйтүенә карагада, "Ш" хәрефе төшкән билгене тәгәрмәчне кышкыга алмаштыргач та куярга кирәк. Әгәр ул булмаса, водительне административ җаваплылыкка тарттырулары яисә 500 сум күләмендә штраф салулары мөмкин.
Штраф дигәннән. Әлеге дә баягы шул ватцапта, 20 ноябрьдән аның күләме арта икән, дигән хәбәр дә йөри. Имеш, светофорда кызыл ут янганда туктамасаң - 5000 сум, каршы юлга чыксаң - 8000, ОСАГО полисың булмаса 5000 сум штраф салыначак икән...
Ватцап алдый! Вәт шәп алдый! Шул ук идарәдән Җәмил Әхмәтвәлиев әйтүенчә, әлегә мондый күләмдәге штрафлар турында бернинди рәсми документ та юк.
Читайте нас: