“Ризыклар сатып алганда кәефем төште, базар хаклары кибетнекеннән бик аерыла икән. Бу акчага үзем ашап өйрәнгән ризыкларны – акмай, аш тәмләткечләр, сарымсак, сыр, колбаса сатып алалмадым”, – дигән депутат.
Аның бер көнлек рационы мондый икән: иртәнге ашка - 1,5 йомырка белән кыздырылган икмәк, төшке ашка -
тавык сөякләре һәм бераз шул шулпада пешкән яшелчәләр, кичкә дә шул ук аш. Десертка берничә карамель кәнфите һәм бер алма.
Бу тәҗрибәсе белән депутат аена 3500 сумга яшәү мөмкин түгеллеген исбат итәргә тели.