+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 октябрь 2018, 13:15

Төрмәгә утырасың килмәсә, рульдә сак йөре!

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре тагын да катыланачак.

Авариядә үлүчеләр яки авыр тән җәрәхәтләре алучылар булган очракта, Русия Эчке эшләр министрлыгы фаҗига урынын ташлап качкан водительләрне исерек килеш руль артына утыручылар белән тиңләргә тәкъдим итә.
Юл-транспорт фаҗигасендә кешеләр һәлак булуга юл куйган, авария урынын ташлап киткән водительгә 4 елдан 9 елга кадәр төрмә яный.
Руль артындагы адәм кемгәдер авыр тән җәрәхәтләре ясаган икән, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
Читайте нас: