+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 октябрь 2018, 12:39

Гриппмы? Салкын тигәнме?

Көзге-кышкы чорга хас авырулардан ничек сакланырга?

Көзге-кышкы чор, кызганычка каршы, салкын тиюләр, гадәттә тын юлларын зарарлаучы вируслы һәм бактериаль инфекцияләрнең кешеләрне авыруларга дучар иткән вакыты. Бу көннәрнең салкынаюы, иммунитет өчен файдалы булган Д витаминын бирүче кояшлы көннәрнең азаюы, дөнья буйлап патогеннарның миграциясе, авыру төркемнәренең сезонлы булуы белән дә бәйле. Сезонлы авырулардан саклану өчен, врачлардан берничә киңәш.
Инфекцияләр безгә ниләр белән яный һәм алардан ничек сакланырга?
– Салкын тиюдән башланган теләсә кайсы инфекция кешедә инде булган хроник авыруларны көчәйтеп җибә­рергә мөмкин: хроник бронхит, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башкалар. Мондый авырулары булган кешеләр һәрвакыт табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Хроник авыруларны көчәйтүче сәбәпләрне кон­троль­дә тоту мөһим. Мәсәлән, тешләрдә кариесны булдырмаска, дәвалап торырга.
– Көзге-кышкы чорда көчәюче авырулардан беренче саклану чарасы нинди?
– Беренче чиратта, салкын вакытларда күпләрне аяктан еккан иң авыр һәм катлаулы чир – грипптан вакциналану мөһим.
– Моннан тыш нинди киңәшләр бирер идегез?
– Авыру кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә тырышырга, аларга бер метрдан якынрак килмәскә, аралашканда махсус битлек кияргә, кулларны сабынлап юып торырга, төчкергәндә авыз-борынны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән капларга, кеше күп җыелган чараларда катнашмаска, юылмаган куллар белән күзләргә, авыз-борынга тимәскә кирәк. Сәламәт тормыш алып бару организмга инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә (тиешенчә йоклау, саф һавада йөрү, актив ял, дөрес туклану, витаминнар куллану).
– Киенү турында. Берәү­ләр инфекция җылы киенүгә карамыйча барыбер йога, ди, икенчеләр салкын тию белән кат-кат киенә, аеруча балаларны мөмкин кадәр җы­лырак киендерергә тырыша. Дөреслек кайда?
– Һава торышына карап киенергә кирәк. Өшү дә, артык җылы киенеп, тирләп-пешеп йөрү дә файдага түгел.
– Янә вакциналау турында. Аны һәркемгә ясату мотлакмы?
– Әлбәттә, авырырга теләмәгән һәркемгә ясату хәерле. Бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр катлаулылыклар килеп чыгу буенча хәвеф төркемендә, аларга прививка ясату мотлак. Бу өл­кәннәрдәге хроник авыру­ларның көчәюен кисәтү өчен дә кирәк.
– Грипптан вакцинаны кайчан ясатырга?
– Вакциналауны кискен респиратор авыруларның күтә­релеш чоры башланганчы, көз башында ясатырга кирәк. Грипптан вакциналауның нә­тиҗәлелеге күпьеллык тәҗ­рибә белән бөтен дөньяда исбат ителгән. Бик сирәк очракларда вакциналанган кеше грипп белән авырса да, авыру җиңел формада үтә.
– Нинди очракларда вакцина ясатырга ярамый?
– Алар күп түгел: вакцина компонентларына һәм тавык аксымына аллергия булганда, элек грипп вакциналарына аллергия күзәтелгән булса, кискен респиратор вируслы, эчәк инфекцияләре белән авырган чакта, хроник авырулар кө­чәйгән чорда (терелгәч, температура төшкәч, вакциналау мөмкин).
– Бәби көткән хатын-кызларга вакцина ясатырга ярыймы?
– Кайбер вакциналар авырлы хатыннарга 2-3 триместрларда рөхсәт ителә.
– Грипп һәм ОРВИ бил­геләре буенча бик охшаш. Алар нәрсәсе белән аерыла?
– Кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) – инфекцион авыруларның зур төркеме. Аларга 200дән артык вирус сәбәпче булырга мөм­кин. Шул исәптән, грипп та. Шулай итеп, грипп – авыр үтүе һәм катлаулылыклары белән аерылып торучы ОРВИның бер төре. Авыруның этиологиясен махсус тикшерүләр генә ача ала. “Салкын тию авырулары”на хламидия һәм микоплазма кебек күзәнәк эчендәге бактерияләр дә сәбәпче була ала.
Читайте нас: