+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 октябрь 2018, 12:21

Икеләтә бәйрәм

Быелгы Өлкәннәр көнен Казаклар-Кыбау, Батырша-Кыбау авыллары халкы икеләтә бәйрәм итте.

Ул көнне күптән көткән шатлыклы вакыйга булды—Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшеп, яу кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә мәктәп ихатасында яңа обелиск тантаналы ачылды. Без—әтиләре сугыштан кайтмый калганнар бу сөенечле вакыйганы озак еллар көттек. Күпләребез бу көнне күрү бәхетенә ирешә алмыйча, мәңгелеккә китеп барды.
Бәйрәмгә берничә көн кала, авылдашларга укучы балалар чакыру кәгазьләре таратып чыктылар. Бу эш башлангыч класс укытучысы Рәзинә Нәфыйкова тырышлыгы белән оештырылган, укучыларын да бәйрәмгә бик матур итеп әзерләгән ул. Бәйрәмне әзерләүгә клуб мөдире Нәфисә Мөхәммәтшина, аның уң куллары Дания Идрисова, Зәлия Муллаянова, балалар бакчасы мөдире Флүзә Гәрәевалар күп көч салганнар. Алып баручыларның дулкынландыргыч сүзләреннән, балаларның җырларыннан күпләребез күз яшьләрен тыя алмадык.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Безне матур, мул итеп әзерләнгән табын көтеп тора иде. Укытучы Рәзинә Нәфыйкова безне бәйрәм белән җылы котлады. Төрле уеннар уйнатты, мәктәп, бакча балалары безне матур җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр. Без—өлкәннәр үткәннәрне хәтерләп, сөйләшеп, көлешеп, җырлашып утырдык. Безгә шундый матур бәйрәм оештыручыларга, тәмле чәй белән сыйлаган Зөлфия Кадыйрова, Эльвера Сафинага рәхмәт әйтеп, чын күңелдән изге теләкләребезне җиткереп, исәнлек теләп, икенче елдагы бәйрәмнәрдә тагы да очрашуны теләп таралыштык.

Тәгъзимә ХӨСНЕТДИНОВА, Казаклар-Кыбау авылы.
Читайте нас: