Хезмәт кодексына ярашлы, 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн бәйрәм көне булып санала һәм 2005 елдан бирле билгеләнә. Агымдагы елда ул якшәмбегә туры килә. Димәк, ял көне дүшәмбегә - 5 ноябрьгә күчерелә. Шул рәвешле, русиялеләр 3, 4 һәм 5 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.