+12 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Общество
19 Октября 2018, 13:07

Башкортстанда янә җир тетрәгән

Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта җир тетрәү булган.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 17 октябрьдә 13 сәгать 44 минутта «Транснефть» акционерлар җәмгыяте җир асты тибрәнешләрен теркәгән. Җир тетрәве Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта булган.
5,6 магнитудалы һәм 6,5-7 баллы җир тетрәвенең үзәге 10 километр тирәнлектә, Бөре районының Новодесяткино авылы территориясендә теркәлгән.


Зыян күрүчеләр юк.
Читайте нас