+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 октябрь 2018, 18:03

"Ашан"да янгын чыккан

Меңнән артык кешене сәүдә үзәгеннән ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр.

18 октябрьдә, кичке сәгать сигезенчеләр тирәсендә Гобәйдуллин урамында урнашкан "Ашан" гипермаркетында янгын турында хәбәр итүче датчик кабына, тирә-якка төтен тарала.
Янгын суыткыч камераларда чыккан. Азык-төлек саклау өчен катыргы тартмалар янып киткән.
Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар тиз арада килеп, зур югалтуларга юл куймаган. Кибеттән меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.
Читайте нас: