+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 октябрь 2018, 13:00

Праваны тиз генә бирмиләр!

Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Яңалык машинага идарә итү хокукы таныклыгын кире кайтару мәсьәләсе белән бәйле.
Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, хәзер машина йөртүчеләргә праваның срогы чыкканнан соң медицина тикшеренүе узарга һәм ЮХХДИдә имтихан тапшырырга кирәк булачак. Элек бу руль артына эчкән килеш утырып тотылган шоферларга гына кагыла иде.
Шунысы да мөһим: автомобиль хуҗалары юл кагыйдәләрен бозган өчен барлык штрафларны да түләгәнлекләре турында документлар да күрсәтергә тиеш булачак.
Читайте нас: