2012-16 елларда алар БДУ филиалына эшкә фиктив рәвештә бер профессорны урнаштыра. Анысы бу хакта белми дә кала. Хокук саклау органнарына билгеле булганчы, дүрт ел әлеге профессор ата белән улны баетып яши.
Февральдә филиал директоры эшеннән бушатыла, улы вазыйфасыннан алына. Эш кысаларында гаепләнүчеләрнең милегенә — кыйммәтле автомобиль белән 4,5 миллион сум акчага арест салынган.