+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 октябрь 2018, 17:31

“Бердәнбер дәүләт нәшриятының ябылуы мөмкин түгел!”

"Башкортостан" полиграфия нәшрияты эшчәнлеген дәвам итәрме?

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортостан” полиграфия нәшриятын банкротлыктан коткаруны таләп итте. Җитәкче, республикада бердәнбер булган дәүләт нәшриятының шундый хәлгә төшүенә ризасызлык белдереп, әлеге мәсьәләне хәл итү буенча 15 ноябрьгә кадәр план төзүне йөкләде.
- Республикада 4 миллионнан артык кеше яши. Бердәнбер дәүләт нәшриятының ябылуы мөмкин түгел! Аның бинасы шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан. Билгеле, ул бинада күпмедер вакыттан соң берәр фәхешханә ачып яисә сәүдә үзәге төзеп, басу станокларын металлоломга тапшырып булыр иде. Моңа ничек юл куйдыгыз? Бу хәлне республика бюджеты ярдәмендә дә хәл итеп булыр иде, – дип, ризасызлык белдерде ул.
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев аңлатуынча, октябрь башына әлеге предприятиенең 49,8 миллион сум дебиторлык бурычы һәм 385,5 миллион сумлык кредит бурычы булган. Аеруча 2009 елда предприятиенең бурычлары күп җыела, чөнки яңа җиһазлар алуга киткән кредитын каплый алмый.
Әйткәндәй, нәкъ әлеге министрлык “Төбәк фонды” инвестиция компаниясе нигезендә предприятиедән 133,5 миллион сумлык түләүләр таләп итә.Һәм нәкъ шушы ведомство предприятиене банкротка әйләндерү башлангычы белән чыккан. Моннан тыш, предприятие ВТБ банкына 178 миллион сум бурычын түләргә тиеш.
23 октябрьдә “Башкортостан” нәшриятының эшен туктату турында җыелыш үтәргә тиеш иде. Әлеге вакытта предприятиедә 100дән күбрәк кеше эшли. Аларның эш урыны кыскартылачагы турында июльдә мәгълүм булды.
Моңа кадәр әлеге нәшриятта басылган зур тиражлы гәзитләргә башкача биредә басылмаячаклары турында хәбәр иткәннәр иде. Мәсәлән, “Российская Газета” 26 октябрьгә кадәр генә басылырга тиеш. “Аргументы и факты” ноябрьдән - Екатеринбургта, “Труд” Уфадагы “Печатник” типографиясендә басыла башлаячак.Ә "Башкортостан", "Кызыл таң" һәм “Республика Башкортостан” гәзитләренең инде елдан артык Нефтекамада басылуы мәгълүм.
Читайте нас: