16 октябрьгә кадәр тәкъдимнәр электрон почта һәм телефон аша кабул ителә. Аннан соң тарих, география җәмгыятьләре, вуз вәкилләре, җәмәгатьчелек лидерлары “түгәрәк өстәл” артында иң яхшы 10 вариантны сайлаячак. Алар Русиянең Иҗтимагый палатасына җибәреләчәк.
7 ноябрьдә Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге сорау алу үткәрәчәк һәм өч кенә исем калачак. Алар өчен телефон аша, смс белән яисә великиеимена.рф сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак.
Нәтиҗә 5 декабрьдә ачыкланачак.