+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 октябрь 2018, 19:10

Командага кушылу шартлары гади

Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдән соң, үз командасын булдыру принциплары турында сөйләде.

Бу турыда төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә бәян итә.
– Минем командага кушылу бик гади. Бары тик кешеләргә теләктәшлек белдерергә, аларның проблемаларын белергә һәм шуларны хәл итәргә теләргә генә кирәк. Ә үз өстеңнән җаваплылыкны төшерергә түгел. Күләмле торак төзелеше барган төбәктә социаль объектлар да күзалланырга (шул исәптән инвесторлар исәбенә) кирәклеген “белмәгән” чиновникалар миңа кирәкми. Үзләре алып барган эшчәнлек юнәлеше буенча республикада күпме объект җитешмәвен (төзелеш өчен акча булган килеш!) белмәгән чиновникалар – үз эшен дәвам итмәячәк, – дип яза Радий Хәбиров.
Радий Хәбировны рәсми тәкъдим итү көнендә ул, журналистлар сорауларына җавап биреп, урындагы кадрларның куәтен югары дип бәяләде һәм аерым үзгәрешләр булуын, шулай ук, карарлар кабул итү өчен әлегә вакыт барлыгын билгеләде.
Читайте нас: