+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 октябрь 2018, 13:56

Кибетләрдә акчабызны күбрәк калдыра башлаганбыз...

Ромир тикшерүләре буенча, сентябрьдә Русия кибетләрендә уртача чек күләме 4,8 процентка яисә аена 24 сумга үскән, дип яза “Российская газета”.

Бу хәл барлык федераль округларда да күзәтелгән. Бары Ерак Көнчыгышта гына 4,9 процентка кимегән. Иң зур үсеш Көньяк округта күзәтелгән – 14,8 процентка.
Илнең үзәк төбәкләрендә сатып алучылар кибеткә бер кереп чыкканда уртача 627 сум калдыра, бу үткән айдагыдан 8,7 процентка күбрәк. Мәскәүдә уртача чек 6,7 процентка, 720 сумга кадәр үскән, ә Санкт-Петербургта 3,1 процентка – 668 сум.
Минималь үсеш Идел буе федераль округында теркәлгән – 0,7 процент, 430 сумга кадәр. Ә Уралда - 0,6 процент 474 сумга кадәр.
Читайте нас: