Белорет шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кызны телефоннан аралашу серен чишкән өчен суд каршына бастырганнар.
Кәрәзле элемтә челтәрендә эшләүче кызга бер таныш ир мөрәҗәгать иткән булган. Ир хатынының үзенә хыянәт итүендә шикләнгән. Кыз исә аның үтенечен үтәгән: хатынының телефоныннан башкарылган шалтыратуларны фотога төшереп алган һәм иренә җибәргән.
Әлеге номер хуҗасы булган хатын хокук органнарына иренең аның телефоннан аралашуына законсыз тыкшынуы турында шикаять язган. Хокук бозучының кем икәнлеге шунда ук ачыкланган.